И. Юзеев турында ике хатирә


Өч Тукай гомере

Илдар абый Юзеев соңгы елларында Мөштәри урамында урнашкан Язучылар берлеге йортына бик еш килгәли иде. Ул, тәрбияле кеше буларак, беркайчан да проблема-борчуларын, йөрәк серләрен әллә ни ачмады. Шулай да, кайберләрен ул вакытта «Салават күпере» журналында эшләгән язучы Вакыйф Нуриев белән уртаклаша иде – атнага бер тапкыр булса да редакциягә сугыла торды. Шыпырт кына йөрер иде ул – килгәнен күрми дә каласың. Безнең кебек акыра-бакыра йөрмәде. Хәтта тавышлы кешеләрне әйләнебрәк үтә иде сыман. Талантлы шагыйребез килгәч, Вакыйф мине дә (Язучылар берлегенең пропаганда бүлеген җитәкләгән чагым): «Әйдә, кер әле, бераз сөйләшеп утырырбыз», – дип чакыра иде. Сүз дә юк – бик шатланып әңгәмәләренә кушыла идем.
Ә бит... эчке дөньясы мөлдерәмә тулы булган икән лә! Соңыннан беленгәнчә, өлкән улын югалту фаҗигасе аның сәламәтлегенә зур зыян салган. Өстәвенә, бер театрга пьесасын биргәч, безнең коллективка мондый тема кирәкми, дип кире кайтаралар да, соңрак персонажларның исемен алыштырып, башка адәм исеме белән чыгаралар. Ләкин барыбер ул тавыш куптарып, алар белән ызгышып йөрмәде. Рәнҗегән булса да, рәнҗешен күңел төбеннән тышка чыгармады.
Шулай берсендә Вакыйф Вәкил улы белән Язучылар йорты каршында басып торабыз. Кем бу, дисәк – Илдар абый! – кулына зур чиләк тоткан, үзе еш-еш сулый. Чиләге мөлдерәмә тулы карлыган икән. «Менә бакчадан кайтып киләм әле, җыйдым инде, әрәм була алайса. Мә, икегезгә бүлеп алыгыз әле, җегетләр», – ди. «Әрәм була, диеп, үзеңә авырлык китереп, күтәреп йөрмәсәң дә ярый инде», – дип аз гына ачуланып та алдым үзен. Минем дә, Вакыйфның да бакчасында карлыган җитәрлек – күчтәнәчтән без баш тарттык. «Алайса, нишләтим соң инде?» – дип аптырап торгач: «Редакция кызларына бирик», – дидек. Аксакалыбыз җиләкләрен тапшырыр кеше табылуга бик куанган иде...
Әдип белән соңгы тапкыр яз көне Тукай клубында күрештек. Тукайга багышланган кичә иде ул. Вакыйф миңа керде дә: «Чараны син оештырдың, Илдар абый кыска гына шигырь язган, шуны сәхнәгә чыгып сөйләсен әле», – ди. «Әлбәттә, ул бәйрәмне бизәячәк кенә», – дип шатланып ризалыгымны бирдем. Алып баручы бер язучы кисәгенә: «Җаен табып, Илдар абыйны да сәхнәгә чакыр әле», – дидем. Күнде. Инде кичә бетү ягына бара, без көтеп утырабыз. Түзмәдем, тагын тегенең исенә төшердем. «Ярар», – диде. Ләкин бәйрәм тәмамлангач та Илдар абыйны чакыручы булмады. Мин, сикереп торып: «Хәзер Илдар абый Тукайга багышланган шигырен сөйли», – дип тамашачыга хәбәр иткән идем, Вакыйф: «Ул әле генә чыгып китте», – диде. Артыннан йөгердем. Куып тоттым. «Илдар абый, халык сезне көтә, нишләп югалдыгыз?» – дим. «Ярар, Рәдиф, чыгып тормыйм инде мин анда... Берәр җиргә кереп утырыйк әле, үзеңә генә укыйм», – ди. Ул арада Вакыйф та килеп җитте. Аксакалыбыз аңа да шуны ук кабатлады: «Яңадан кермим инде, көтмәсеннәр, бар кереп әйт». Болай да сәламәтлеге какшаган Илдар абый бу мөнәсәбәттән тетрәнгән иде. Минем бүлмәгә кергәч: «Берәр нәрсәң юкмы, Рәдиф?» – дип сорады. Җавабымны да көтмичә кәгазь акча чыгарып миңа сузды: «Үзем сыйлыйм...»
Без Илдар абыйдан шигырен укуын сорадык. Ул, кесәсеннән кечкенә Кәгазь кисәге чыгарып, аны ашыкмыйча гына таслап безгә җиткерде. кыскача эчтәлеге мондый иде: «Язган әсәрләрем шактый инде, язган сүзем әле бетмәде. Өч Тукай гомере яшәсәм дә, ни кызганыч, аның бөеклегенә җитмәдем».
Аннан соң шактый вакыт үтте. Адәм баласының кадерен үзе китеп баргач кына аңлый башлыйбыз шул. Илдар абый зур шәхес, даһи булды. Әмма беркайчан да масаймады. Тыйнак иде.Аксакалларыбызны сагынып искә алырга гына кала.
                                                                      Рәдиф Сәгъди

Дус турында сүз

Әгәр дә мәгәр, ниндидер могҗизалар белән, вакытны ике-өч дистә елларга артка күчереп, татар һәм башкорт әдипләренең зур табынын корып җибәрсәң, анда, тәгаен, Илдар Юзеев белән Әнгам Атнабай янәшә, иңгә-иң утырыр иде. Чөнки аларның яшьлек, янәшәлек үсентесе туган туфракта ук тамыр җибәреп, һәм иҗатта, һәм яшәештә дуслык агачы булып үсте, бу дуслык гомерләренең ахырынача дәвам итте, мөнәсәбәтләренең иң матур, иң якты бизәге булды. Көнчелекне, хөсетлекне белми торган иҗади дуслык иде ул. Әдипләрнең икесе дә әдәбият илендә олы мәртәбәләргә иреште, ызандаш ике халыкның иң яраткан шагыйрьләренә әйләнде. Алар яккан шигъри учаклар бүген дә сүнмәгән әле: без – исән шагыйрьләр – ул учаклардан һаман да куз алабыз. Менә бүген, Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның рухи юбилее аенда, шул ялкынлы дуслыкка бер мисал йөзеннән, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабайның мәкаләсен (ул бик кыска гомерле булган «Вакыт» газетасында дөнья күргән иде инде) сезнең игътибарга тәкъдим итәсе килә.
Рим Идиятуллин, Уфа

Бөек Ватан сугышы тәмамланган елны мин авылда бигүк легаль булмаган хәлдә, үз белдегем белән әдәби түгәрәк оештырган идем. Аңа яраткан шагыйрем Һади Такташ исемен куштым. Аның басма органы – кечкенә форматта «Яшь иҗатчы» кулъязма журналын чыгардым. Журналның баш мөхәррире дә, рәссамы да – үзем. Өч ел эчендә – 1945-1948 елларда – ике йөзгә якын саны чыкты. Үзебезнең Күрдем, шулай ук Акбулат, Кодаш мәктәпләрендә укучы, әдәбиятка әз-мәз сәләте булган балаларның, хәтта үземнән олыракларның да шигырьләре, әкиятләре «басыла» иде анда.
1946 елдан «Яшь иҗатчы»да бертуган Нил һәм Илдар Юзеевларның шигырьләре дөнья күрә башлады. Илдарга ул чак нибары унөч яшь иде. Алар – безнең Тәтешлегә күрше Яңавыл районының безнең авылга күрше Ямады авылыннан. Әнием ягыннан ул авылда туган-тумачаларыбыз булганлыктан, мин анда еш кына барып йөрим, «шигырь җене» кагылган бу малайлар белән шунда очраштым. Таныштык, бер-беребезгә шигырьләр укыштык. Мин аларны үзебезгә чакырдым. Китте иҗади дуслык! Әле – Күрдемдә яки Шулганда, әле Ямадыда яки Кодашта әдәби түгәрәкнең «конференция»ләрен үткәрдек (бер дә «җыелыш» түгел! Яңгыравыклырак, мөһимрәк булсын өчендер инде, шулай «конференция» дип йөртә идек). Аларда яңа «әсәрләребезне» тикшердек, бәхәсләштек, киңәшләр бирештек, гомумән, шигъриятнең ымсындыргыч сихри дәрьясында йөздек.
Илдар ул вакытта ук җор телле иде. Шулай очрашуларның берсендә кемнеңдер шигырен тикшереп утырабыз. Кирам исемле малай: «Их, карын ачы бит әле, егетләр», – дип зарланып куйды. Кайсыдыр тикшерелә торган шигырьгә күрсәтеп, шаяртмакчы булды:
– Әнә, берәр строфасын ашап куй.
Шундук Илдарның репликасы яңгырады:
– Ашама, Кирам, эчеңә тияр – бер строфасы да пешмәгән!
Рәхәтләнеп көлешкәч, ачлык та онытылды.
Ул елларның кара кайгысы да
Зәңгәр томан белән буялган.
Берничә елдан мин Казан педагогика институтына укырга кердем. Институтның әдәби түгәрәгенә җитәкче итеп сайладылар. Анда да әлеге «Яшь иҗатчы» кулъязма җурналын чыгаруны дәвам иттем. Әмма зуррак форматта. Кулдан язып та түгел, ә машинкада бастырып.
Ләкин ике генә сан чыгарып калдым, институттан китәргә туры килде. Шунысы кызык: миннән соң шул ук институтка Илдар Юзеев укырга керде. Һәм аны да түгәрәкнең җитәкчесе итеп сайлаганнар. Һәм ул да «Яшь иҗатчы» журналын чыгаруны дәвам иткән.
Мин Уфада идем инде. Ә Илдар укуын тәмамлап, Казанда калды. Аерылыштык. Ләкин республикалар һәм әдәбиятлар буенча гомерлек күршеләр булып калдык.
Ничәмә еллар үткәннән соң уйлап утырам: Күрдемдәге әдәби түгәрәктә бер егермеләп кеше катнашты, журналда шигырь, хикәяләре басылды. Алар барысы да язучы булып китмәде, әлбәттә, күбесе укытучы, журналист булды. Ләкин берсе дә әдәбиятка, сәнгәтькә, гүзәллеккә хыянәт итмәде. Димәк, түгәрәк үз бурычын үтәгән!
Ә инде иң якты йолдызыбыз Илдар Юзеев – ифрат та үзенчәлекле шагыйрь һәм драматург буларак, татар әдәбиятында үзенең лаеклы урынын яулады. Аңа Татарстан Җөмһүриятенең Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре һәм менә әле яңарак кына Татарстанның халык шагыйре дигән иң зур әдәби исем бирелүе моның ачык мисалы. Халык аны күптән үз шагыйре итеп таныган иде. Ул тануның үз вакытында югарыдан рәсмиләштерелүе бик тә күңелле, бик тә шатлыклы хәл.
Ике республика өчен дә мәдәни бәйрәмгә әйләнгән шушы зур вакыйга уңае белән, Уфаның «Рамазан» җәмгыяте Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында шагыйрьнең иҗат кичәсен үткәрде. Анда Башкортстан һәм Татарстанның күренекле әдипләре, сәнгать йолдызлары, шагыйрьнең якташлары һәм дуслары катнашты. Арада мин дә булдым – аның өчен шатландым, аның белән горурландым. Башкортстан җирлегеннән чыгып, Казанда яшәүче шагыйрьләрдән беренче булып аңа Башкортстан Республикасының мактау грамотасы бирелүенә куандым.
Шулай ук әрнү-көенечләрем дә, каршылыклы уйларым да булмады түгел. Әгәр Башкортстанда электән үк татар Язучылар берлеге, татар китап нәшрияты булса, Нәкый Исәнбәт, Мирсәй Әмир, Әмирхан Еники, Илдар Юзеевлардан алып, Хәсән Сарьян, Рәдиф Гаташ, Роберт Миңнуллин, Госман Садәләргә тиклем йөзләрчә асылташлар Казанга китеп балкымас, ә үз туган җиребезнең күкрәген бизәр иде. Һәм без Илдар белән күршеләр булмас идек, ә бергә, иңгә-иң яшәр идек. «Нигә мин дә шул Казанда торып калмадым икән?» – дигән уй да туып куя. Шикләрем дөресме? Китүемме? Әйтә алмыйм. Ләкин шунысын ачык беләм: шагыйрь йөрәге гомер буе сызларга тиеш. Тагын шунысын да ачык беләм: Илдарның йөрәге туган җирен сагынып гомере буе сулкылдап сызлады, сызлый. Шулай булмаса, ул шундый шагыйрь булмас иде.

Бергә булсын...
И үткәннәр, бигрәк ерак калган –
Күк томаннар белән төренгән...
...Без – күршеләр:
Районнар да, авыллар да күрше,
Син – Ямады, ә мин Күрдемнән.
Аралары – тик унике чакрым:
Бер йөгереп, ике атлыйсың,
Адым саен рифма тудырасың,
Чакрым саен шигырь ятлыйсың.
«Шигырь җене» таныштырды безне,
Гомерлеккә күрше, дус итте;
Ул вакытта хәмер капмасак та,
Зур шигърият безне исертте.
Җыендык та капылт, син – Казанга,
Мин Өфегә китеп югалдык...
Югалмадык –
иҗат дөньясында
Икебезгә ике юл алдык.
Югалмадык –
күрше булып калдык
Казан, Өфе дигән җирләрдә,
Югалмадык –
шагыйрь булып яндык
Татар, Башкорт дигән илләрдә.
Дөнья тулы дусларыбыз булды,
Дошманнар да барлар иделәр,
Анда сине «башкорт» дигәннәрдер,
Монда мине «татар» диделәр.
Ис китмәде –
үзебезчә калдык,
Табыныбыз булды түгәрәк...
Мин Казанга барсам – гел синдәрәк,
Син Өфегә килсәң – миндәрәк.
Күрше хакы – Тәңре хакы диләр.
Шигъри күрше аннан зуррак...
Үткән гомер үтте кешеләрнең
Күңеленә якты җыр юллап.
Калганы да җыр юлында үтсен,
Җиргә шуның өчен килгәнбез...
Без – күршеләр,
ләкин бер үк илдән,
Без Шигърият дигән илдәнбез.
Шигърияттә – бөтен гомеребез,
Күз яшебез, кайнар тиребез...
Гел күршеләр булып яшәсәк тә,
Бергә булсын ауган җиребез!
                                      Әнгам Атнабай

1 комментарий: